Актаныш районында яңа элеватор ачтылар

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә 15 мең тонна ашлык сыйдырышлы яңа элеватор файдалануга тапшырылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм башка җаваплы затлар катнашты.

"Районга килгән саен мин яңа үзгәрешләргә сокланам. Бу шул исәптән республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирүе нәтиҗәсе дә. Элеватор кирәк иде, чөнки быел рекордлы уңыш көтәбез. Сезнең районда уртача уңыш гектардан 40 центнерга җитә. Бу зур хезмәт. Үстерелгән икмәкне дөрес эшкәртү һәм саклау бик мөһим», - диде үз чыгышында Әсгать Сәфәров.

«Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фәрис Фәтхиев сүзләренә караганда, яңа элеватор 50 тоннага якын ашлык киптерү һәм сәгатенә 100 тоннага якын чистарту мөмкинлеге бирә. "Аллага шөкер, быел уңыш куандыра. Без һәр кырдан анализга ашлык алдык. Күпчелек өлеше өченче һәм дүртенче класска карый. Әгәр без югалтуларсыз уңыш җыя алсак, 45-50 мең тоннага якын уңыш җыярбыз дип өметләнәбез", - диде Фәтхиев.

«Әнәк» агрофирмасының 20,4 мең гектар чәчүлек җирләре бар, алар ел саен эшкәртелә һәм бөртекле культуралар чәчү өчен файдаланыла. Алынган уңышны саклау өчен элеватор кирәк иде, аны төзүгә узган елның июлендә керештеләр. Объектның бәясе якынча 200 млн. сумга төшә. Элеватор бинасында барлык заманча таләпләргә җавап бирүче яңа лаборатория ачылды. Белгечләр барлык кирәкле параметрлар буенча ашлыкка анализ ясыйлар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International