Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 31 октябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында(«Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «СластЕла» брендын ("Алабуга азык-төлек комбинаты" ЯАҖ) «Вкусы России» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына тәкъдим итте.
Без атна саен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшен ачып, аягында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Яңа Чишмә районыннан Самат Вәлиуллин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 29 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында «Авыл хуҗалыгы кооперациясендә бухгалтерлык исәбе» курсы буенча чираттагы бушлай вебинар узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Вкусы России» беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим итте.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Зәй районында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 28 октябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул азык-төлек продукциясен сатуга багышлана.
Ислам Республикасы Ираннның Гилян провинциясе губернаторы Арсалан Заре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8-800-444-16-70 бердәм кайнар линия телефоны эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле(бу елның апрель аенда) Министрлык белгечләре 565 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә мәгълүмат актуаль булып чыкты.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында терлекләрне бердәм идентификацияләү һәм ветеринария иминлеге буенча эшләр башкару турында» дигән темага узган Брифингта хәбәр иттеләр. Брифингта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.