Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында карарны имзалады. Документ, аерым алганда, «Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тота. Хәзер хуҗалык башлыгы, хәтта ул үзе генә эшләсә дә, 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артыграк та ала. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә салымнар һәм җыемнар буенча бурычның булмавы турындагы таләп бүтән кулланылмаячак, әгәр мондый бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, бу да алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.
Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча Оператив штабның чираттагы утырышын уздырды. Чарада министр урынбасарлары, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары һәм АПК идарәсенең төбәк органнары вәкилләре катнашты.
23 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын үтәү темасына түгәрәк өстәл уздырды. Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Россия ашлык берлегенең Үсеш департаменты директоры Сергей Турин, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының хөкүмәтара комиссиясе әгъзасы Лев Дубсон, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Буген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
5 июньдә “Авыл территорияләрен үстерү” илкүләм дәүләт программасы проекты буенча фикер алышу кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл яшьләре VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев белән очраштылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Авыл территорияләрен үстерүнең комплекслы дәүләт программасы проектын эшләп бетерде. Документның паспорты рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын 2025 ел ахырына кадәр озайтты. Бу хакта тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.