ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул 5 бәхетле гаиләгә яңа торак ачкычлары тапшырды. Колай авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча биш шәхси торак йорт төзелгән. Төзелеш бәясе 13 миллион сумнан артып китә.


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл ипотекасын бирүнең яңадан башлануы турында хәбәр итә. Кредитларны Россельхозбанк һәм ВТБ филиалларында алырга мөмкин.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Авыл территорияләре үсешен финанслауга барлык чыгымнарны тотуга Парламент контроле көчәйтеләчәк. Бу максатларга чыгымнарны киметергә ярамый, шул ук вакытта бүлеп бирелгән акчаларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итү мөһим.


26
март, 2021 ел
җомга

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренннән берсе - авылда яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын максатчан хәл итәргә мөмкинлек бирә торган авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган матбугат конференциясендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International