Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча матбугат конференциясе узды

2021 елның 26 марты, җомга

“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләренннән берсе - авылда яшәүче гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын максатчан хәл итәргә мөмкинлек бирә торган авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган матбугат конференциясендә.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыруның беренче елында 28,2 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылды һәм 406 гаилә торак белән тәэмин ителде. 6,86 км газ бүлү һәм 24 км суүткәргеч челтәрләре төзелде. Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 500 проект гамәлгә ашырылды, болар:спорт һәм балалар мәйданчыклары, ял итү зоналары һ. Б.лар.

Еллык 3% ставка белән «Авыл ипотекасы» программасы торак шартларын яхшыртуда нәтиҗәле инструмент булды. Татарстан аны бирү күләме буенча лидер төбәкләр арасына керде, авыл территорияләрендә торак сатып алу өчен 1600дән артык гаилә акча белән тәэмин ителде.

Агымдагы елда 2,1 мең кв.м. торакны файдалануга тапшыру һәм 32 гаиләне торак белән тәэмин итү, шулай ук 28 муниципаль районда авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 178 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

•ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә хезмәткәр белән төзелгән уку шартнамәләре буенча чыгымнарның 90%ына кадәр түләү каралган – 81 кеше өчен 8,4 млн сум, ә практика үтү өчен җәлеп ителгән студентларга хезмәт һәм яшәү өчен түләү – 28 кеше өчен 700 мең сум», - дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов, әлеге программаның юнәлеше быел Татарстанда беренче тапкыр гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук “Авыл территорияләренең заманча торышы” ведомство максатчан программасына түбәндәгеләр кертелде:

-"Кукмара районы Манзарас авылын комплекслы үстерү» - 140,8 млн. сум (авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлауга, су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм Физкультура-савыктыру комплексын төзүгә);

-“Саба районының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогын комплекслы үстерү” - 325,0 млн.сум(500 урынга исәпләнгән мәктәп һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен төзүгә).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алга таба да авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча актив эшләүне планлаштыра. Чараларда республиканың барлык районнары да катнаша ала. Дәүләт программасы шартларын төгәлрәк итеп безнең колл-үзәктә 8-800-444-16-70 телефоны аша белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International