Бәхетле тормышка ачкычлар

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул 5 бәхетле гаиләгә яңа торак ачкычлары тапшырды. Колай авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча биш шәхси торак йорт төзелгән. Төзелеш бәясе 13 миллион сумнан артып китә.

Тантанада шулай ук Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кәшәпов һәм «Фортекс» ҖЧҖ генераль директоры Рәүф Галләмов катнашты.

 - Бүген безнең төп бурычларның берсе - авыл территорияләрен үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын арттыру. Кешеләргә тормыш  өчен уңай шартлар тудыру бик мөһим. Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча шактый эш башкарыла, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. – Сезгә яңа, якты һәм уңайлы йортларыгызда иминлек, бәхет телим, - дип, теләкләр теләде министр.

Узган ел гомуми финанслау күләме 54,2 млрд. сум булган 50 программаның  23е  авыл җирлегендә гамәлгә ашырылган, аларга  4,2 млрд. сум акча  тотылган.  2021 елда гомуми финанслау күләме 49,8 млрд. сум булган 44 программаның   19ы  авылга  җибәрелгән, аларга  3,2 млрд.сум каралган.  

 Моннан тыш, 2020 елдан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» яңа федераль дәүләт программасы  гамәлгә ашырыла башлады, анда авылны үстерү мәсьәләләрен комплекслы хәл итү каралган, болар: авыл юллары, инженерлык инфраструктурасы төзү, төзекләндерү, социаль-көнкүреш объектлары торгызу һ.б.лар.

Узган ел әлеге программа буенча финанслау 3 млрд. сумнан артып киткән, финанслау кимегән, әлбәттә, һәм ул 1300 млн. сум тәшкил итә. Өстәмә финанслау барлыкка килгән очракка  республиканың тагын  берничә  әзер проекты бар.

Степановлар гаиләсе дә бүген яңа ояга ия булды. Моңа кадәр аларга чит почмакларда  яшәргә туры  килгән.  Екатерина 13 елдан артык машина белән сыер саву операторы булып эшли, ире Михаил терлекче булып эшли. Гаиләдә өч бала үсә, яңа уку елында алар мәктәпкә үз йортларыннан   барачак.

Бүген яңа  йортка күченүчеләрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров   кунакта булды.

 «Безгә авылда яшәү бик ошый. Биредә һава да башка, инфраструктура да бар: балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАП. Балаларыбыз да туган якка  тугрылыклы булып  калсыннар һәм аннан китмәсеннәр иде», - дип,  фикерләре белән уртаклашты йорт хуҗабикәсе.

Бу  йортларның  өстенлеге  шунда, аларны  үз милкең итеп сатып алырга мөмкин булачак. Биш ел  яшәгәннән соң аның  бәясеннән  10%ын түләп алырга  мөмкин    һәм  10 елдан соң – аның  бәясеннән 1%ын  түләп.   Көтеп  алынган  ачкычлардан тыш, муниципаль район башлыгы исеменнән һәр гаиләгә суыткычлар бүләк ителде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International