ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  исеменнән һәм  шәхсән  үзем Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен   чын  күңелдән  Фермер  көне  белән  котлыйм!

Татарстанда  2019 елда  уңыш  булдыру  чаралары  кысаларында  яңа  технологияләр  куллану  масштабларын  киңәйттеләр.

Татарстанда  чәчү  эшләре  тәмамланды.  Республика кырларында  чәчүлекләр  мәйданы  узган  еллар  белән  чагыштырганда  үзгәрмәде  диярлек һәм  ул      2,8 млн гектар чамасы  тәшкил  итә,  дип  хәбәр  итте  «Татар-информ» МАында  матбугат  конференциясендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов.


8
июнь, 2019 ел
шимбә

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортынад  узган  киңәшмәдә  терлек азыгы  әзерләүнең  барышы һәм республика кырларында  үсемлекләрне  яклау  чараларын уздыру  турында  сөйләде.  


7
июнь, 2019 ел
җомга

7 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  мәсьәләләре  буенча  министр  урынбасары  Ришат Хәбипов катнашында  киңәшмә  узды.    

6 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең Татарстан  республика оешмасы  Агросәнәгать хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең 100 еллык  юбилеена  багышланган  түгәрәк  өстәл  уздырды.   Анда  АПК хезмәткәрләренә  социаль ярдәм  һәм  аларны  хокукый яклауның     актуаль мәсьәләләре  буенча  фикер алыштылар.  

6 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты”  «ТИПКА»  өстәмә   һөнәри белем  бирү  буенча ФДБМУ   базасында   Татарстан  Республикасының  сөтчелек  хуҗалыклары җитәкчеләре  һәм   белгечләре  өчен  АКШта  һәм Россиядә  терлекләрне  тукландыру  һәм  үрчетү  буенча    конференция узды.


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  КФХ базасында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү» федераль  ведомство   программасы  буенча  грантлар  бирү  өчен  крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын  сайлап  алу конкурсына  йомгаклар  ясалу  турында  хәбәр  итә.   Конкурста  җиңүчеләр  буенча  грантларның  гомуми  суммасы     350 млн. сум  тәшкил  итә,  шуның   203 млн. сумы (58%) -  федераль  бюджеттан.   

5 июньдә “Авыл  территорияләрен  үстерү”  илкүләм  дәүләт  программасы  проекты буенча  фикер алышу  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  авыл  яшьләре  VI һәм VII чакырылыш  Дәүләт Думасы  депутаты  Марат  Бариев белән  очраштылар.   


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Казан дәүләт  аграр университеты Балтач  районының  мәгариф  бүлеге  белән  берлектә   узган  атнада  мәктәп  укучыларын аграр  югары  уку йортына  керү өчен  әзерләү  һәм һөнәри  юнәлеш  бирү  буенча  уртак  эш  оештыру  максатында  очрашу  үткәрде.   Очрашу  нәтиҗәләре  буенча  мәктәпләр  һәм Казан  дәүләт  аграр  университеты  арасында  хезмәттәшлек  турында  килешү  төзелде.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International