ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Актаныш районында шушы көннәрдә алдынгыларны билгеләү буенча ел саен үткәрелә торган слет узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, шулай ук район предприятиеләренең һәм оешмаларының алдынгы вәкилләре, авыл хуҗалыгының, эшкәртү сәнәгатенең, мәдәният, мәгариф, төзелеш, сәламәтлек саклау, спорт, социаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләре катнашты.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

16 гыйнварда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Казань Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенә әзерләнү һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырды.

2019 елның 11 февраленнән 22 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”(«ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районының Хуҗа Хәсән авылында терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.

«Оператив белешмәләр буенча Зәй районында гыйнвар аена 3 мең 222 тонна минераль ашлама тупланган, бер гектарга исәпләгәндә 42,9 кг туры килә. Бу фаразга карата 61% тәшкил итә – республика буенча бүгенгә иң яхшы күрсәткеч», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика районнарында кошчылык тармагы үсешенә зур игътибар бирә.

Шушы көннәрдә Кама Тамагы муниципаль районында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының конференциясе узды. Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Газинур Габидуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфат Вәлиев, ветеринария хезмәте вәкилләре, фермерлар, районның шәхси хуҗалыклар тотучылары һәм кече хуҗалыкларга ярдәм программаларында катнашырга теләүчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International