11 октябрьдә «Авыл. Үсеш территориясе» Гомумроссия халык фронты (ОНФ) проектының 10 төбәк командасы үз территорияләрендә тормышка ашырган уникаль бизнес-эшләнмәләр проектларын тәкъдим итәчәкләр. Форумны Россия авыл яшьләре берлеге оештыра, ул Мәскәүдә “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында үтә.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Мәйданчыкларда шулай ук авыл кешеләренә дә, шәһәр кешеләренә ошый торган автолавкалар да бар иде.
Бүген Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты, ул Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлауны башкару мәсьәләләренә багышланган иде.
Шимбә көн шәһәр халкының күпчелеге өчен законлы ял көне һәм йокы туйдыру мөмкинлеге булса, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге һәм белгечләре өчен ул иң җаваплы һәм әһәмиятле көннәрнең берсе. Һәр шимбәдә социаль әһәмияткә ия авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Фермерлар өчен бу – җитештергән продукцияне сату мөмкинлеге, ә шәһәр халкына - иң кирәкле көндәлек әйберләрне бер урында һәм кулай бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның икмәк пешерхче предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Чара Казанның 3 нче икмәк заводы базасында узды, анда Татарстан Республикасының Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм Татарстанның икмәк җитештерүчеләр берлеге вәкилләре катнашты.
Республика икътисадының әһәмиятле өлеше – агросәнәгать комплексы. Авыл һәрчак милләтнең нигезе булды. Шуңа республикада авылга кагылышлы күпсанлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. Авылда теләгән һәр кешегә үз эшен ачу мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров «Майский» теплица комбинатында булды.
9 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Татарстан Мәскәүдә тагын “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак. Республика үз стендында Татарстанда үстерелгән һәм җитештерелгән экологик чиста, натураль продукция күрсәтәчәк.