ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Сезне чын күңелдән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бүген без җирдә эшләүчеләргә, көн саен безне азык-төлек – икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр белән тәэмин итүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. «Татнефть» компаниясенә аграрийларны ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен аерым рәхмәт белдерәбез. Аграр секторны алга таба үстерү өчен ярдәм итүче үзебезнең барлык партнерларыбызга да зур рәхмәт.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров авылда,  кырларда,  фермаларда һәм эшкәртү  предприятиеләрендә  армый-талмый  эшләүче барлык  кешеләрне бәйрәм  белән  котлады.      «Сезнең авыр һәм бик  тә  мөһим   хезмәтегез нәтиҗәсендә  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  тотрыклы  үсеш күзәтелә һәм сезнең  фидакарь  хезмәтегез  республика иминлегенең  һәм  аның  үсешенең  нигезен  тәшкил  итә», - дип, ул  авыл  хуҗалыгы  хезмәтчәннәренә  мөрәҗәгать  итте.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  сүзләре  буенча,   республиканың  агросәнәгать комплексы – икътисадның динамикалы  үсештә  булган   һәм   актив  рәвештә инвестицияләр  җәлеп  итүче секторы.  «Татарстанда    уннарча  терлекчелек  объектлары,  ашлык  амбарлары, элеваторлар,    теплица     комплекслары  төзү  һәм  аларны    модернизацияләү  дәвам  итә.    быел гына  да  бу  проектларга   15 млрд. сум  күләмендә   инвестицияләр  җәлеп  ителде», – дип  ассызыклады  ул. 


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

8 октябрьдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу  комплексында  Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате  хеәмәткәре  көне уңаеннан  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановның   тантаналы кабул итүе узачак.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International