Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген JFR Co. Ltd (Япония) һәм Syngen Biotech компанияләре җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында узды. Анда JFR Co. Ltd компаниясен гамәлгә куючы, аның төп башкарма директоры Хироши Миязаки, директор по развитию JFR Co. Ltd компаниясен үстерү буенча директор Нобумитсу Акай, JFR Co. Ltd компаниясенең Россиядәге иярчен компаниясенең башкарма директоры Руслан Наумов һәм башкалар бар иде.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Россиядә Чехия Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька әфәнде белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Бүүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чехия Республикасы делегациясе белән очрашты, аның составында Россия Федерациясендә Чехия Республикасының гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Витезслав Пивонька әфәнде, Россия Федерациясендә Чехия Республикасы Илчелегенең аграр дипломаты Никола Грушкова ханым, Россия Федерациясендә Чехия Республикасы Илчелегенең беренче секретаре Ян Йиндрих әфәнде һәм Чехия Республикасында Татарстан Республикасы вәкиле Зөфәр Абдулгалиев катнашты.
14 ноябрьдә Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятендә булдылар, анда җирле әзерләү эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштылар, шулай ук "Колос" авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының җирле чималдан продукция әзерли торган цехларын карадылар.
Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Алексеевск районында булдылар һәм авыл җирлегендә кулланучылар кооперациясен үстерү темасына киңәшмә үткәрделәр.
12 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көнен кертү күздә тотыла торган законга кул куйды, бу документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан дәүләт аграр университеты эшчәнлеге белән танышты. Министрны университет ректоры Айрат Вәлиев таныштырып йөрде.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны 2020 елгы кыр эшләренә эзерләү өчен ремонт эшләре башкаруның барышы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәренең Вахитов районында Тинчурин урмындагы ярминкә мәйданчыгында булды. Вакыт бик иртә булуга да карамастан, мәйданчык гөжләп тора иде. Әтнә районыннан фермерлар алып килгән продукциянең ассортименты бик бай бай иде: биредә кулай бәяләрдән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, йомырка, бәрәңге, җиләк-җимеш, сыр, шикәр, он, ярмалар һәм башка төр продуктларны сатып алырга мөмкин.