ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә органик җитештерү буенча киңәшмә узды. Чарада “Тест Татарстан” РСМҮ” ОСПУ җитәкчесе Сергей Гогин, шулай ук «Органика» УМЦ, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, республика районнарының авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

 


8
март, 2021 ел
дүшәмбе

Үзенең төнге керәшен Сабантуйлары белән танылган Җөри авылы янындарак, Мамадыштан 45 км ераклыкта Каен Аланы дигән авыл бар. Анда бердәнбер торак йорт - Писцовлар йорты. Бу йортта яшәүчеләр көтмәгәндә тирә-якка танылалар. Шуны  әйтергә кирәк:алар Татарстанда беренче булып органик продукция җитештерүгә туры килү-килмәү сертификаты алганнар.


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Андрюшкино» агросәнәгать холдингы органик җитештерүгә туры килү сертификатын алды. Документны “Тест-Татарстан” Республика сертификацияләү методик үзәге тапшырды.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бу хакта  бүген органик  җитештерүгә  күчәргә җыенучы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов сөйләде.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  органик  продукциянең товар  тамгасына  махсус  хокуклар  алды.  Тиешле  таныклык  Роспатент тарафыннан  бирелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International