Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының “Идел” ҖЧҖендә уңыш җыюда Ирина һәм Олег Чернеевларның гаилә подряды эшли

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында уңыш җыюда Тәмте авылыннан Ирина һәм Олег Чернеевларның гаилә подряды эшли. Олег һәм аның кызы Ирина өч ел инде бергә эшлиләр.

«Бу эш ниндидер сихри һәм үзенчәлекле, – дип сөйли Ирина. – Комбайн штурвалы артында эшләү миңа бик ошый, бу бит гади машина гына түгел, аның үз җаны, үз фәлсәфәсе бар. Мин әтиемнең ярдәмчесе булып эшлим, аны алыштырам, техниканы төзекләндерүдә дә ярдәм итәм».

Олег комбайнда 2006 елдан башлап эшли. Ул Кама Тамагы районында алдынгы комбайнчыларның берсе. «Быел уңыш былтыргыга караганда яхшырак. Август башында ашлыкның дымлылыгы 35 процент чамасы булса, хәзер ул – 10-12 процент, – дип сөйләде Олег. – Кызым минем – төп таянычым һәм ярдәмчем. Кырда бергә эшләү күңелгә рәхәтлек, канәгатьлек бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International