2017 елның 31 августына республикада 3522 мең тонна ашлык суктырылды, бер гектардан уртача уңыш – 35,6 центнер. 990,5 мең га мәйданда (планнан 67%) бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган.
Иң күп ашлык Зәй муниципаль районында суктырылган – 139,9 мең тонна, уртача уңыш – 49,6 ц/га. Сарман районы хуҗалыкларында 138,1 мең тонна ашлык суктырылган (уртача уңыш – 49,1 ц/га), Буа районында – 133,5 мең тонна (37,5 ц/га), Актаныш районында – 130,1 мең тонна (41,1 ц/га), Чистай районында – 124,8 мең тонна (33,4 ц/га), Тәтеш районында – 121,6 мең тонна (43 ц/га).
Чистай районында барлык мәйданның 78%ы җыелган, Әлки районында – 76%, Нурлат районында – 75%, Зәй, Алексеевск, Лениногорск, Лаеш районнарында – 74әр%, Апас, Аксубай һәм Баулы районнарында – 73әр%.
Республика районнарында урып-җыю эшләре белән бергә көзге чәчү эшләре дә бара. Киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар 284,5 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан 111 мең га – көзге арыш һәм 165,6 мең га – көзге бодай.