Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Ветеринария хезмәткәре көне белән котлавы

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез – Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!

Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе исеменнән сезгә авыл хуҗалыгы җитештерүе үсешенә керткән көндәлек хезмәтегез, тырышлылыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Узган ел йомгаклары буенча гомуми продукция үсеше 5% тәшкил итә, һәм без Татарстанның әйдәүче төбәк статусын һәм авыл хуҗалыгы тармагында алдынгылар рәтендә булуыбызны тагын бер мәртәбә расладык. Республикабыз халыкның төп продуктларга ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә һәм азык-төлек импортлауны һәрьяклап киметергә тырыша.

Әлбәттә инде, мондый уңышларга ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри осталыгыннан һәм аларның оешкан төстә эшләвеннән башка ирешеп булмас иде. Һичшиксез, сез, территорияләрнең эпизоотик иминлеген яклау, азык-төлек продуктларына тиешле ветеринария-санитария тикшерүен булдыру, җитештерүдә биоиминлекне тәэмин итү кебек эшләр башкарып, милли иминлек мәсьәләләрен хәл итәсез.

Ветеринария эше югары квалификацияле хезмәт куюны, фән һәм практиканың төрле тармакларында белгечләрдән тирән белем таләп итә торган киң һәм күп кырлы эшчәнлек ул. Һәрьяклы кыенлыкларга карамастан, тышкы куркыныч янауларга да каршы торырга туры килә сезгә. Соңгы вакытларда Татарстан белән янәшә төбәкләрдә төрле авырулар барлыкка килеп тора. Шундый шартларда сезгә еш кына республика территориясен яклап, күпсанлы эре мөгезле терлекләрнең, шулай ук башка төр авыл хуҗалыгы хайваннарының баш санын саклап калуга ярдәм итеп, кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак булган авыруларны җиңеп чыгарга туры килә. Шуларга ирешү өчен сез, үз-үзегезне аямыйча, барлык киртәләрне җиңеп, зур эшләр башкарасыз.

Кадерле дуслар! Мин сезнең һәрберегезнең хезмәте белән горурланам һәм шушы һөнәрдә калуыгызның бәһасен аңлыйм. Сезнең эшчәнлегегез нәтиҗәсендә Татарстан ил күләмендә киң танылды һәм аны башка төбәкләргә үрнәк итеп куялар.

Сезнең фидакарь хезмәтегез киләчәккә булган барлык өмет-ышанычларыгызны аклый торган булсын. Тормышыгызда да, хезмәтегездә дә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын, сез чын мәгънәсендә моңа лаек. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа һөнәри казанышлар һәм рухи күтәренкелек телим!

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы

һәм азык-төлек министры                                                                                                                    Марат Әхмәтов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International