2017 елның 30 августында «Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре Көненә багышланган ат чабышлары узачак.
Бәйрәм программасында 12 старт кертелгән. Ярышларның төп призы – Татарстан Республикасы Президенты призы өчен чабышларда өч яшьтән зуррак булган чистаканлы менге атларда 9 җайдак катнаша. Җиңүче 3 млн. сум акча алачак. Старт 18.45 сәгатьтә башлана.
Ике халыкара ярыш булачак: Wathba Stud Farm Cup – 5 мең евро призга һәм HH Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship IFAHR – 20 мең евро призга. Шулай ук Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татспиртпром» АҖ, «Татнефть» ГАҖ (ПАО) призлары һәм башка призлар уйнатылачак. Ат чабышларының гомуми приз фонды 7,5 млн. сумга якын булачак.
«Казан» халыкара ат спорты комплексына килүчеләр өчен бай мәдәни-күңел ачу программасы эшләячәк, интерактив уеннар зонасы оештырыла.
Чара түбәндәге адрес буенча була: Казан шәһәре, Патрис Лумумба ур., 47. Башлана – 14.30 сәгатьтә, керү – ирекле.