«Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖ елга 3 мең тоннага якын күркә ите җитештерә

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

«Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖ елга 3 мең тоннага якын күркә ите җитештерә. Бүгенге көнгә предприятиедә тулы җитештерү циклы гамәлгә ашырыла: йомырка импортлау – чебешләр чыгару – аларны үстерү – сую – эшкәртү – сату. «Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖендә 100 мең баш кош исәпләнә, һәркөнне 700 баш кош суела.

«2016 елда без ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, “Индейка” кооперативы төзедек һәм “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү” программасы буенча грант оттык, шул акчага сую цехы көйләдек, бүгенге көндә анда сәгатенә 300 баш кош суярга мөмкин», – дип сөйләде «Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе Илнур Мадьяров.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен «Индейка» СССПАПК «Залесный» агрофирмасы» ҖЧҖеннән җир кишәрлеге һәм кош сую цехы бинасын арендалый. Цехта күркәләр суюны кооператив әгъзалары да, шулай ук республиканың башка хуҗалыклары да башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International