25 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск һәмАксубай муниципаль районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – урып-җыю эшләренең барышы белән танышу.
Алексеевск районында кырларның торышы белән танышканнан соң, министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу «Хәмитов Р.М.» КФХ кырында узды.
Урып-җыю эшләренең барышы турында район башлыгы Владимир Козонков сөйләде. Бүгенге көнгә районда 27,1 мең га (планнан 61%) мәйданда 101 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 37,3 ц/га.«Кайбер хуҗалыклар урып-җыю эшләрен 5 көннән бетерәләр», – диде район башлыгы.
«Эш темпларыгыз бик яхшы, – диде Марат Әхмәтов, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. – 100 тонна ашлык суктыруыгыз белән котлыйм. Хәзер якын арада арпа белән борчакны җыеп бетерергә кирәк».
Очрашу азагында министр игенчеләргә мул уңыш җыеп алуда уңышлар теләде.
Аксубай районында Марат Әхмәтов, кырларны караганнан соң, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, АПК оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Район башлыгы Камил Гыйльманов урып-җыю кампаниясенең эш нәтиҗәләре белән таныштырды. 25 августка районда 17,1 мең га мәйданда (59%) 66 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, уртача уңыш – 38,6 ц/га.
Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренә тармак дәүләт программалары турында сөйләде. «Башка дәүләт ярдәме чараларыннан тыш, шәхси хуҗалыклар быел бер сыерга 3 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алачаклар», – диде ул.
Министр аннары хуҗалыклар җитәкчеләренең күпсанлы сорауларына җаваплар бирде, сорауларның күпчелеге үзебездә җитештерелгән тракторлар сатып алуны субсидияләүгә кагылышлы иде.
«Кыр эшләрен уңышлы тәмамлап, киләсе ел уңышына ныклы нигез салуыгызны телим», – диде, сүзен очлап, Марат Әхмәтов.