Министрлыкта Казан сөт комбинатында җитештерүне оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан сөт комбинатында җитештерүне оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Комос Групп» холдингы генераль директоры Андрей Шутов, «Милком» ААҖ генераль директоры урынбасары, вице-президент, идарәче Анатолий Максимов, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры Александр Габдрахимов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкечеләре катнашты.

«Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бу стратегик мәсьәлә, – дип билгеләп үтте Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов. – Республикада озак еллар буе эре сөт эшкәртүче мономополиясе булды. ВАМИН структурасын реструктуризацияләүгә бәйле рәвештә бәйсез милекчеләр барлыкка килде. Шул исәптән Казан сөт комбинатында да перспективалы стратегик инвестор барлыкка килде».

«Комос Групп» холдингы турында аның генераль директоры Андрей Шутов җентекләбрәк сөйләде. Холдингка Удмуртиянең, Пермь краеның, Башкортостанның һәм Татарстанның берничә эре агросәнәгать предприятиеләре керә. 2016 елда холдингның табышы 67,7 млрд. сум булды. Сөт эшкәртүдән тыш, «Комос Групп» холдингы кош ите, дуңгыз ите, балык һәм катнаш азык җитештерү белән дә шөгыльләнә. Әзер продукция Россия Федерациясенең 66 төбәгендә сатыла, шулай ук Казахстанга һәм Белоруссиягә җибәрелә.

Анатолий Максимов «Милком» ААҖ эшчәнлеге турында сөйләде. Предприятие составына 5 завод: «Сарапул-сөт», «Кезск сыр заводы», «Ижсөт», «Пермь суыткыч комбинаты: «Созвездие» һәм «Глазов-сөт» керә. Алтынчысы Казан сөт комбинаты булачак. 2016 елда барысы 344,3 мең тонна сөт эшкәртелгән. «Безнең белән турыдан-туры илебезнең 5 төбәгендә 200дән артык сөт җитештерүче эшли. Без озак сроклы хезмәттәшлеккә өметләнәбез, бер-беребезгә юл бирергә дә, һәр мәсьәләне җентекләп тикшерергә дә әзер. Аванслау принцибы да бар, сөт китереп торучылар бурычка бездән акча алалар, аннары сөт белән түлиләр. Еллык уртача аванслау күләме 800 миллион сумнан артык», – дип сөйләде Анатолий Максимов.

Казан сөт комбинатының эше белән Александр Габдрахимов таныштырды. «Комбинатта продукция җитештерә башлау сентябрьнең икенче яртысына планлаштырыла. Продукция яңа бренд “Казан сөт комбинаты – Сөт дәрьясы” исеме астында чыгарылачак, – диде ул. – Әгәр сентябрьдә эшкәртү күләме тәүлеккә 150 тонна планлаштырылса, декабрьдә инде – 250-300 тоннага җитәчәк, 2018 елның июлендә – 500 тонна, 2019 елның июленә тәүлеккә - 750 тонна, 2020 елның июленә – 1000 тонна».

Аннары катнашучылар Казан сөт комбинатын үстерү перспективалары турында, сөтне предпритиеләргә җибәрү мәсьәләләре хакында фикерләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International