Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында бүгенгә 72 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Иген хуҗалыкларның ындыр табакларына керә, анда беренче эшкәртүне, чистартуны уза, аннары сортларга аерыла. Гомумән алганда, район буенча шундый ындыр табакларында 170тән артык кеше эшли.
Мисал өчен, “Сөт иле-Яңа Чишмә” ҖЧҖенең Акъяр һәм Чаллы башы бүлекчәләрендә 6шар кеше эшли, эш ике сменада оештырылган. Шахмай бүлекчәсендә 10 кеше эшли. Монда көнгә 200 тонна чамасы ашлык керә. «Өлгерәбез, Шахмай складларына 1500 тоннадан артык эшкәртелгән ашлык салынды инде», – дип сөйләде ындыр табагы мөдире Илгиз Галәүтдинов.