Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы, Тәтеш һәм Буа районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Эшлекле сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды.
Кама Тамагы муниципаль районына килгәч, Рөстәм Миңнеханов кыр өсләреннән очып узды.
Аннары район игенчеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Районда АПК тармагында ике эре холдинг – «Ак Барс» ХК” АҖ һәм «Красный Восток Агро» ПАО бар. Район башлыгы Павел Лоханов хәбәр итүенчә, бүгенгә 21,5 мең га мәйданның 8 мең гекетары җыелган, бу 37% тәшкил итә. Динамика – тәүлеккә 2,6%. Бер гектардан уртача уңыш – 30 центнер, игенчеләр 24,1 мең тонна ашлык җыйганнар.
Районда көзге культуралар чәчү дәвам итә. Планлаштырылган 9,9 мең га мәйданның 3,4 мең гектары (35%) чәчелгән.
Павел Лоханов техника көче җитмәүгә, аның искергән булуына зарланып алды.
Марат Әхмәтов та моны раслады. Шул сәбәпле, бүген 100 га чәчүлеккә 80 ат көче туры, бу исә урып-җыю темпларын да тоткарлый.
Ул район җитәкчелегенә бу мәсьәләне хәл итү өчен эре холдинглар вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл итү юлларын эзләргә кушты.
«Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы үсешен арттыру мөмкинлекләре бар. Моның өчен кайбер күрсәткечләрне генә арттырырга кирәк», – дип өстәде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов 1100 башка исәпләнгән «Ленино» сөтчелек комплексын төзекләндерүнең барышы белән танышты. Ул Караталга авылында урнашкан. Проектка 119,7 млн. сум инвестиция салынган. Яңартылган комплексны җәй азагына кадәр файдалануга кертү планлаштырыла. Комплекс эшли башлагач, 420 савым сыерыннан көнгә 8 тонна сөт савып алу планлаштырыла, монда 39 кеше эшләячәк дип күздә тотыла.
Тәтеш районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нур» агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Новая Заря» ҖЧҖендә, «Содружество» ҖЧҖендә, «Колос» агрофирмасы” ҖЧҖендә урып-җыю эшләренең темпларын бәяләде.
«Колос» агрофирмасы” ҖЧҖенең күпьеллык үләннәр кырында Рөстәм Миңнеханов уракта катнашучы механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште.
Ул мәгълүмат стендларына куелган яшелчә культуралары, бөртеклеләр, бәрәңге һәм шикәр чөгендере үрнәкләре һәм агросәнәгать комплексы ның төп күрсәткечләре турындагы белешмәләр белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов комбайнчылар Валерий Матвеевка һәм Альберт Шәйдуллинга 2000 тонна ашлык җыйган өчен премияләр тапшырды, алар район ярышларында җиңүчеләр булып танылдылар.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты республикада алдынгы комбайнчыларга 100әр меңнән 200 премия биреләчәге турында әйтте.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов урып-җыю эшләренең торышы, кырларда эшләүче техника, көзге чәчүнең барышы турында сөйләде. Бүгенгә барлык мәйданның 45%ы җыелган, 87,3 мең тонна бөртеле ашлык суктырылган, уртача уңыш – 45 ц/га. «Без көнгә 100 мең тонна суктырырга дигән бурыч куйган идек, – диде Рәмис Сафиуллов. – Көзге чәчү өчен 15 мең га әзерләнде, көзге культураларны 18-20 мең гектарда чәчәргә уйлыйбыз, бүгенгә 2,1 мең га чәчелде. 5 мең га җир сукаланды. Эш тәүлек буенча оештырылган, эшләүчеләрнең кәефләре яхшы, һәркөнне 6 - 6,5 мең тонна ашлык суктырыла. Кырларда 83 комбайн эшли».
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: «Тәтеш районы оешкан төстә эшли, иртәгә 100 мең тонна белән урак “экватор”ын узалар, район яңа рекордка – 200 мең тоннага өметләнергә мөмкин. Бу район өчен яңа рекорд булачак. Район уңдырышлылык буенча да алда бара – республиканың бу зонасында сездә иң югары уңдырышлылык».
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы игенчеләренә уңышлар теләде.
Буа районында Татарстан Республикасы Президентының эш программасында беренче пункт урак кампаниясендә катнашучы механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу булды. Буа районының урып-җыю мәйданы республика буенча иң күбе – 54 мең га. Бүгенгә алар экваторны уздылар: кырларда бөртеклеләр 50%тан артык суктырылган. Игенчеләр 101,2 мең тоннадан артык җыйганнар. Буа районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Җәббаров сүзләренә караганда, август ахырына кадәр мәйданның 90%ын җыеп бетерү планы куелган. Кырларда һәркөнне 150 комбайн эшли.
Гадәттәгечә, монда шикәр чөгендере җитештерүгә аерым игътибар бирелә. Быел татлы продукция өчен 9 мең гектардан артык мәйдан бүленгән. Аны сентярьдә җыярга керешү планлаштырыла. Гектардан 385 центнерлап җыелыр дип күздә тотыла.
Марат Әхмәтов, быелгы һава шартларында һәм эш оста оештырылганда, Буа районының 200 мең тоннадан артык икмәк алу мөмкинлеге бар, дип әйтте. «Бу, әлбәттә, район өчен рекордлы күрсәткеч түгел, анна да күбрәк булган чаклар бар иде. Әмма без бүген булганны мөмкин кадәр кыска срокларда һәм югалтуларсыз җыеп алу бурычын куябыз. Шулай булыр дип ышанабыз, районда хезмәт сөючән кешеләр эшли», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, игенчеләргә уңай һав торышы юлдаш булуын һәм кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуларын теләде.
Шуннан соң Татарстан Президенты Буа ветеринария техникумында булды, аннары Буа районы үзәк сырхауханәсенең 2 нче поликлиникасы ремонтының йомгаклары белән танышты һәм яңа “Яшьләр” паркын ачты.