Татарстан кырларында урып-җыю эшләре дә, шул ук вакытта «Иң яхшы комбайнчы – 2017» конкурсында җиңү өчен көрәшү дә дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, республикада иң яхшы 200 механизатор 100әр мең премия белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне ачыклау өчен Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәркөнне республика районнарыннан белешмәләр җыялар.
22 августка ашлык җыю комбайннарында эшләүчеләр арасында 1 нче урынны Нурлат районының «Сөләйманов А.И.» КФХыннан Владимир Никитин ала. Ул 20 көн эчендә «Нью-Холланд 8080» комбайнында 3308 тонна ашлык суктырган.
«Армиядән соң 1985 елдан башлап эшлим, – дип сөйләде Владимир Никитин. – Башта – “Ниве”да, аннары – “Дон”да, “Полесье”да, хәзер “Нью-Холланд” комбайнында эшлим».
Бүгенге көндә тәҗрибәле комбайнчы көзге бодлай суктыра. «Күптән мондый ашлык уңышын күргән юк иде. Карайсың – күңел сөенә, эш тә яхшы бара. Сәгать 4тә торам, 6да комбайн янында инде, һәм төнгә кадәр эшлим», – сообщил он.
Владимир Никитин авыл хуҗалыгы җитештерү алдынгыларының район слетларында да берничә мәртәбә катнашкан, фидакарь хезмәте өчен бүләкләре дә аз түгел, 2014 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем дә бирелгән иде.