Татарстан башкаласында ветеринария хезмәткәрләрен котладылар

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Бүген “Казан” Халыкара ат спорты комплексында Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм башкалар катнашты.

Ипподром территориясенә килгәч, Владимир Шевкопляс, Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар район һәм шәһәр ветеринария берләшмәләре эшендә кулланыла торган машиналар күргәзмәсен карадылар. Күргәзмәгә куелган күчерелмә ветеринария пунктлары, махсус дезинфекцияләү машиналары һәм җайланмалары, күчерелмә ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләре, «ГАЗельләр» һәм башка техника килүчеләрне шаккатырды.

Мәгълүмат стендлары янында Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе эшчәнлеге турында, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме чаралары һәм алдагы чорга бурычлар турында сөйләде. Мәсәлән, соңгы елларда республика программалары буенча 126 модуль-блок ветеринария участоклары төзелгән, 93 дәүләт дәүләт ветеринария учреждениесенә ремонт ясалган. Алмаз Хисамединов шулай ук 2018 елның 1 гыйнварыннан «Меркурий» автоматлаштырылган системасын гамәлгә кертү турында әйтеп узды һәм Татарстанның продукцияне электрон сертификацияләүгә күчәргә әзерләнүе турында мәгълүмат бирде.

Килүчеләрне сәламләп, Владимир Шевкопляс биредә Россия Федерациясе субъектларының берничә ветеринария идарәсеннән җитәкчеләр булуын билгеләп үтте. «Ветеринария – һәр гаиләгә кагылышлы тармак ул. Һәркемнең аш өстәлендә ветеринария табиблары кулыннан узган продукция куела. Күп нәрсә безгә, безнең һөнәри осталыкка, бердәм булып эшләүгә бәйле. Хайваннар дөньясында безнең белгечләр булмаган өлкә юктыр. Бүген без импортны алыштыруга, илебез территориясендә катлаулы проектларны үстерүгә бәйле башкарыла торган зур чараларда катнашабыз», – диде ул.

Марат Әхмәтов, ветеринария хезмәткәрләренә аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан – терлекчелек республикасы, һәм сезнең хезмәтегез аеруча мөһим һәм, һичшиксез, сез бик кирәк, – дип, мөрәҗәгать итте министр чарада катнашучыларга. – Төбәкнең эпизоотик иминлеге сагында нәкъ менә сез торасыз. Мөһим бурычларны исәпкә алып, республика җитәкчелеге ветеринария хезмәтен игътибарсыз калдырмый. Без бер урында таптана алмыйбыз, чөнки безнең алда ел саен 5% үсеш тәэмин итү бурычы тора, һәм аңа ирешү күбесенчә сездән тора».

Бәйрәм барышында ветеринария хезмәткәрләрен бүләкләделәр. 2016-2017 еллар йомгаклары буенча 1 нче урын «Азнакай РДВБ» ДБУ алды, 2 нче урында – «Саба РДВБ» ДБУ, 3 нче урында – «Биектау РДВБ» ДБУ. Боларның һәркайсы бүләккә автомобиль алды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән “Буа РДВБ” ДБУнең Иске Борындык ветеринария участогы мөдире Геннадий Логинов, «Спас РДВБ» ДБУ вет. табибы Алевтина Шинкаренко, «Теләче РДВБ» ДБУнең Югары Кибәк вет. участогы мөдире Ринат Мөхәммәтшин, «Саба РДВБ” ДБУнең Сатыш ветеринария пункты табибы Илнур Мәсгүтов һәм башкалар бүләкләнде.

«ТРның атказанган ветеринария табибы» исеменә Балтач районыннан Фаил Мөхәммәдиев, Кукмара районыннан Нургали Гарипов, Спас районыннан Людмила Власова лаек булдылар. «ТРның атказанган икътисадчысы» исемен «Лениногорск РДВБ» ДБУнең бухгалтеры Гөлфия Хәлиуллин алды.

Моннан тыш, тармак алдынгылары Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау гроамотасы белән бүләкләнделәр һәм башка бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International