22 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Арча һәм Мамадыш муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Арча районында министр, район башлыгы Илшат Нуриев белән кырларны карап чыкканнан соң, АПК оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Урып-җыю эшләренең барышы турында район башлыгы Илшат Нуриев сөйләде. 22 августка районда 21,3 мең гектарда 72,8 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 34,2 центнер. «Төрле кырлар бар, – диде район башлыгы. – Эш бара, әмма “кырдагы түгел, ә амбардагы икмәк – икмәк” диләр бит. Бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, темпларны киметмәскә һәм ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга».
Марат Әхмәтов 2017 елда АПКга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, аерым алганда, авылда кече хуҗалыкларга ярдәм турында. «Шәхси хуҗалыклар бер сыер өчен 3 мең сум күләмендә акчалата ярдәм ала алалар», – диде министр.
Илшат Нуриев республика һәм Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә сөтчелек юнәлешендәге мини фермалар төзү программаын гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Былтыргы кебек үк, лимит бетте инде, әмма теләк белдерүчеләр күп», – дип ассызыклады ул.
Очрашу азагында Марат Әхмәтов, Арча районының алдынгылар рәтенә чыгу өчен мөмкинлекләре зур, диде һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.
Мамадыш районында министр шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьяно-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу “Азык-төлек программасы” АПК (АПК “Продовольственная программа”) ҖЧҖ кырында узды.
Район башлыгы Анатолий Иванов урып-җыю эшләренең торышы турында сөйләде. Район күләмендә 15,5 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, 53,3 тонна ашлык җыелган, бер гектардан уртача уңыш – 34,3 центнер.
Марат Әхмәтов комбайнчыларның эш шартлары белән кызыксынды, авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңа технологияләр һәм тармакның дәүләт программалары турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.