Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Әсәнбаш” ҖЧҖ кырларында урып-җыю эшләренең кызган чагы

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Әсәнбаш” ҖЧҖ кырларында урак өстенең кызган чагы. Урып-җыю эшләрендә – 9 комбайн, иген ташуда 3 «КамАЗ» эшли. «Хәзер иң мөһиме – көннәр кояшлы торганда, игенне югалтуларсыз җыеп алу. Комбайнчылар өчен бөтен шартлар тудырылган: аларны өч мәртәбә ашаталар, ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Иген ташучы машиналар да тиз әйләнә, суктырып кына өлгер, – дип сөйли хуҗалык агрономы Рамил Гатауллин. – Механизаторлар командасы яхшы бездә. Егетләрнең барысы да уңганнар, хезмәт сөючәннәр».

Югары Кумор авылыннан комбайнчы Сергей Вахрушев улы Денис белән бергә эшли. «Урып-җыю эшләрендә 4 нче сезон катнашам. Быел иген бик уңды, мактанырлык», – дип сөйләде Сергей Вахрушев.

«Әсәнбаш» ҖЧҖ механизаторлары комплекслы эшлиләр, алар бер эшкә дә битараф түгел. Терлек азыгы да эзерлиләр, көзге чәчүгә җир дә эшкәртәләр һәм хуҗалыктагы башка эшләрне дә читкә куймыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International