Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында 400 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек корпусы ачылды

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Восток” агрофирмасы” ҖЧҖ “Тукай” бүлекчәсенең Кушъелга сөтчелек комплексында 400 баш сыерга исәпләнгән яңа терлекчелек корпусын ачу тантанасы булды. Чарада район башлыгы Рәзиф Кәримов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашты.

«Мондый объектның ачылуы район өчен зур вакыйга, бу – тулысынча төзекләндерелгән һәм хезмәткәрләр өчен дә, хайваннар өчен дә уңай шартлар тудырылган 37 нче ферма. Әлеге корпус файдалануга тапшырылгач, сөт җитештерү күләмнәре артыр, һәм без үзебез куйган чиккә – тәүлеккә 100 тонна сөт савып алуга якынаербыз дип ышанам», – диде Рәзиф Кәримов.

Яңартылган бинада заманча җайланмалар урнаштырылган, анда савым сыерлары торачак. 2015 елдан башлап Кушъелга сөтчелек комплексы территориясендә өч корпуста төзекләндерү эшләре башкарылган, бөтен агач корылмалар сүтелгән, кордлар өслекләренә бетон җәелгән, тимер киртәләр куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International