9 сентябрьдә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы өлкәсен модернизацияләүгә багышланган инновацион проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана.
Бәйгене ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Инновация һәм инвестицияләр буенча республика агросәнәгать үзәге белән берлектә ТР аграр яшьләр берләшмәсе оештыра. Төп максат – Татарстанның агросәнәгать комплексы үсешенә ярдәм итәрдәй алдынгы инновацион проектларны барлау һәм кулланылышка кертү.
Бәйгедә 18-35 яшьләрдәге физик затлар, бер елдан артыграк эшләгән юридик затлар һәм юридик зат булмаган эшмәкәрләр катнаша ала.
Бәйгегә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате продуктлары әзерләү, эшкәртү, җитештерү һәм сатуның заманча һәм сыйфатлы ысулларын куллану, авыл хуҗалыгы продуктларының, авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү, авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү мәcьәләләренә багышланган проектлар кабул ителә.
Бәйге ике өлештән тора. Йомгаклау өлешендә иң яхшы инновацион проектлар күргәзмәсе оештырылачак. Җиңүчеләр диплом, акчалата премия белән бүләкләнә, реклама, маркетинг һәм башка максатларда «ТР Авыл хуҗалыгы өлкәсен модернизацияләүгә багышланган инновацион проектлар бәйгесе җиңүчесе» исемен куллана ала. Моннан тыш, проектны тормышка ашыру өчен килешү төзү мөмкинлеге дә бар.
Бәйгедә катнашу кагыйдәләре белән биредә танышырга мөмкин.