Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында «Скорлупино» фестивале узды

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылында «Скорлупино» фестивале узды. Бәйрәм катнашучылар өчен дә, шулай ук республиканың төрле районнарыннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән килгән кунаклар өчен бик мавыктыргыч һәм истә калырлык булды.

Катнашучыларны Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков сәламләде.

«Икенче мәртәбә “Скорлупино” фестивале уза торган шушы җирдә сезне сәламләвемә шатмын. Монда рәхәтләнеп күңел ачарлык, ял итәрлек төрле кызыклы мәйданчыклар оештырылган», – диде Эдуард Дияров.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков терлекчелек продукциясен җитештерүдә кошчылык предприятиеләренең мөһим роль уйнавын ассызыклап үтте. «Бездә ел буена 200 мең тоннадан артык кош ите җитештерелә, 1 миллиард данәдән артык тавык йомыркасы алына, – диде ул. – Без “Скорлупино” фестиваленең кешеләр күңелендә елдан-ел күбрәк урын алуына һәм киләчәктә Татарстан Республикасының туристик картасына керүенә ышанып калабыз. Бу бәйрәм күңелгә рәхәт һәм уңай мизгелләр өстәсен».

Импровизацияләнгән утарга кергәндә кунакларны фестивальнең символлары – Ско чебеше һәм аның дусты Цыпа, тагын кошлар рәвешендәге зур курчаклар һәм каурыйлылар өчлеге, төрле бизәкле киемнәрдә әтәчләр һәм иректә йөрүче страуслар каршы алды. Бәйрәм тантанасы фестиваль уеннарында катнашучы яшьләр командаларының парад-карнавалы һәм «Скорлупино» утарының төрле бизәкле, театральләштерелгән легендасы белән ачылды. Бәйрәм кунаклары Татарстан халкының бай мәдәни тарихы белән таныштылар. Фестивальдә сувенирлар әзерләү буенча төрле мастер-класслар булды. Иң матур һәм авыр әтәчкә, йомыркага төшерелгән иң матур бизәккә конкурслар, «Таба ярышлары», «Титаннар бугурты» кебек ярышлар уздырылды.

Бәйрәм оештырылган йомырка ыргыту чемпионатын, шулай ук әтәчләр сугышын һәм чабышларын тамашачылар зур кызыксыныу белән карадылар. Моннан тыш, йомырка пейнтболында да уйнарга мөмкин иде. Фестивальнең төп вакыйгасы – Россиядә иң зур йомырка тәбәсе пешерү һәм аннан авыз итү булды, моның өчен 6 меңнән артык йомырка кулланылды. Әлеге тәмле ризыктан теләүчеләр барысы да авыз итә алды.

Бу зур вакыйганы «Россиянең рекордлар китабы» на кертү өчен Мәскәүдән экспертлар килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International