Министрлыкта Карелия Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2017 елның 18 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Карелия Республикасы делегациясе белән очрашты, аны төбәк башлыгының стратегик үсеш мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Тимофеев җитәкли. Очрашу Игенчеләр сараенда узды.

Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, Олег Земсков, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә авыл хуҗалыгы дәүләт идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Карелия Республикасы ягыннан – Карелия Республикасы авыл хуҗалыгы, балыкчылык һәм аучылык хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Оксана Гаврош, Карелия Республикасы башлыгы киңәшчесе Владимир Лабинов, муниципалитетларның хакимиятләре вәкилләре, АПК оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Кунакларны сәламләгәннән соң, Марат Әхмәтов делегацияне Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды. Ул дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерү турында сөйләде. «Татарстанда күпукладлы икътисад гамәлдә – эре агрохолдинглар белән рәттән авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсештә, – диде министр. – Бу предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә республика җитәкчелеге бик җитди карый. Без авыл тормыш рәвешен саклап калуда кече хуҗалыкларның ролен аңлыйбыз».

Ул шулай ук тармак алдында торган бурычлар турында да әйтте. «Хәзер безнең Татарстан буенча 100 гектар чәчүлеккә уртача 154 ат көче туры килә, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Киләчәк елларда без моны арттырырга тиеш. Авыл җиреннән кешеләрнең китүен дә киметергә, тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы динамикалы артуны тәэмин итәргә кирәк. Безнең файдаланылмаган резервларыбыз бар, аларны кулланырга кирәк, чөнки районнар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре күрсәткечләре бер-берсенекеннән шактый аерыла».

Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. «Авыл җирендә 900 меңләп кеше яши, безнең өчен авыл – агробизнес өчен мөмкинлекләр генә түгел, ә Татарстанның һәр дүртенче кешесенең тормыш рәвеше дә ул», – дип билгеләп үтте ул.

Ришат Хәбипов Татарстанда 5 меңләп крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 450 мең шәхси ярдәмче хуҗалык барлыгы турында әйтте. 2016 елда алар тарафыннан 128,1 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу республика күләменең 50%тан артыгын тәшкил итә. «Һәр районда аның башлыгының кече хуҗалыкларны үстерү буенча җаваплы урынбасарлары билгеләнгән, сессияләрдә авылда эшкуарлыкны үстерүнең озак сроклы программалары кабул ителде, аларның үтәлешенә квартал саен анализ ясала», – дип сөйләде Ришат Хәбипов.

2017 елда кече хуҗалыкларга федераль бюджеттан финанслашу белән 16 ярдәм чарасы һәм республика бюджетыннан субсидияләр һәм грантлар рәвешендә 27 чара каралды, гомуми ярдәм суммасы 14,5 млрд. сум, дип өстәде ул.

Карелия Республикасы башлыгы урынбасары Владимир Тимофеев җылы каршы алганнары өчен рәхмәт белдерде һәм төбәктәге тармак торышы турында сөйләде. «Бездә сөт терлекчелегенең үсеше начар түгел, аквакультура буенча без илдә беренче, – диде ул. – 2016 елда 21 мең тонна товар балыгы җитештерелде, якындагы 7 елда аны 35 мең тоннага җиткерергә уйлыйбыз. Хәзер без алга таба үсеш юнәлешләрен планлаштырабыз, шуңа күрә Россия субъектларына йөрибез. Бу килү бик уңышлы булды, без күп яңалык белдек, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча зур тәҗрибә тупланган».

Исегезгә төшерәбез, кичә делегация вәкилләре «Ак Барс-Питрәч» агрофирмасы” ААҖендә, Питрәч муниципаль районында Рөстәм Насыйбуллинның балык хуҗалыгында, Теләче районы фермаларында, Саба районында «Көек” СССППКда (Авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату, эшкәртү буенча кулланучылар кооперативы), «Әхмәтов Р.Г.» КФХында, Кукмара районында «Восток» (“Шәрекъ») ҖЧҖендә булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International