Арча районы Мәдәният йорты агитбригадасы урып-җыю кампаниясендә катнашучылар алдында чыгыш ясый

2017 елның 18 августы, җомга

Республика районнарында урак өстенең кызган чагы. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында район Мәдәният йорты агитбригадасы урып-җыю җыюда катнашучыларның күңелләрен күтәрә. Учреждение хезмәткәрләре кырларга, ашлык ындырларына, элеваторларга чыгалар.

Шушы көннәрдә алар Наласа авылының ашлык ындырына концерт белән килделәр. «Без артистларга зур рәхмәтле, – дипи сөйли Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Кызу эш барышында 20 минутлап ял итеп алу комачауламый, киресенчә, авыл халкының күңеле күтәрелә һәм эшкә дәрте арта».

Хәзер ашлык ындырында – кызу һәм киеренке вакыт. Эш ике сменада оештырылган. «Кырларда 14 комбайн эшли, 6 машина ашлык ташый, – дип сөйләде шунда эшләүче Марат Шахисламов. – Безнең бурыч – ашлыкны сыйфатлы итеп әзерләү һәм аны саклауга салу».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International