9 августка бирелгән оператив хәбәрләр буенча Татарстан игенчеләре 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. Республика буенча уртач уңыш күләме гектарыннан 31,8 центнер тәшкил итә.
Бүгенгә республикада кузаклы һәм бөртекле культуралар 684 мең гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 43 проценты дигән сүз. Республиканың 8 районы урып-җыюның яртысын төгәлләгән. Болар – Әлки (71%), Әтнә (61%), Кайбыч (58%), Яшел Үзән (54%), Саба (54%), Балтач (53%), Кукмара (52%) һәм Лаеш (51%) районнары.
Шушы көннәрдә Алексеевски, Арча, Буа, Биектау, Норлат, Питрәч, Спас, Теләче, Чирмешән районнарының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә уракның икенче яртысына керешәчәк.
Азнакай районында урак мәйданының 26 процентыннан гына икмәк җыеп алынган.