Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Карелия Республикасы делегациясе килде, аны төбәк башлыгының стратегик үсеш мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Тимофеев җитәкли. Аның составында шулай ук Карелия Республикасы авыл хуҗалыгы, балыкчылык һәм аучылык хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Оксана Гаврош, Карелия Республикасы башлыгы киңәшчесе Владимир Лабинов, муниципалитетлар администрацияләре вәкилләре, АПК оешмалары җитәкчеләре бар.
Делегация сәфәренең максаты – Татарстанның әйдәүче предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының эш тәҗрибәсе белән танышу. Кунаклар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов йөрде.
Делегация вәкилләре «Ак Барс-Питрәч» агрофирмасы” ААҖендә, Питрәч муниципаль районында Рөстәм Насыйбуллинның балык хуҗалыгында, Теләче районы фермаларында, Саба районында «Көек” СССППКда (Авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату, эшкәртү буенча кулланучылар кооперативы), «Әхмәтов Р.Г.» КФХында, Кукмара районында «Восток» (“Шәрекъ») ҖЧҖендә булдылар. «Бу бик файдалы очрашу булды, без авыл территорияләрен үстерү, авыл халкының эш белән тәэмин ителешен арттыру өлешендә тәҗрибә алмаштык», – дип сөйләде Ришат Хәбипов.
Иртәгә, 18 августта, делегация вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашалар.