2017 елның 19 августыннан 27 августына кадәр Чаллы шәһәрендә «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә ел саен була торган «Бал ярминкәсе -2017» махсус ярминкәсе узачак. Анда крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар, шәхси эшкуарлар һәм умартачылар катнаша ала.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (8552) 305512, 305821 телефоннары аша яисә torgn7@mail.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.