Министрлыкта терлекчелек тармагы үсешенә йомгак ясалды

2011 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу елның 7 аенда терлекчелек тармагында башкарылган эш йомгакларына багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, нәселле терлек асраучы оешма җитәкчеләре, республика районнарының җитештерү-маркетинг бүлеге һәм селекция хезмәте башлыклары, инвестицион компания директорларының терлекчелек буенча урынбасарлары катнашты.

Киңәшмәне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов үткәрде. Ул соңгы 7 айда республиканың барлык хуҗалыкларында 1 млн. 107 мең тонна сөт (2010 нчы елгы күрсәткечнең 94,4 %), 211,2 мең тонна ит (101,9%), 695,5 млн. данә йомырка (104,5%) җитештерелгән. дип хәбәр итте. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында 683,2 мең тонна сөт (2010 нчы елгы күрсәткечнең 91 %), 171,9 мең тонна терлек һәм кош ите (100 %) җитештерелгән.

Киңәшмә барышында Нәҗиб Хаҗипов июль аендагы җитештерү күрсәткечләренең тәфсилле анализы белән таныштырды, мөгезле эре терлек санын арттыру мәсьәләсенә басым ясады. 2011 нче елның июль аенда бозаулар туу узган елга караганда 9 процентка арткан. Июльдә бу елның июне белән чагыштырганда сөт тә күбрәк җитештерелгән. Әмма сөт җитештерү, үрчем алу буенча бу елга куелган бурычларны үтәү өчен, урыннарда эш темпын күтәрергә кирәк.

Киңәшмә ахырында министр урынбасары районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре алдына ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләрен узган елгыдан киметмәү, ел ахырына кадәр терлек санын арттыру һәм сентябрьнең беренче яртысында терлекләрне кышкы торакка күчерү бурычын куйды.

Министрлыкта мондый киңәшмәләр ай саен үткәрелер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International