Татарстан районнарында 2017 елгы урак батырларын бүләкләү дәвам итә. Кичә, 16 августта, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алдынгы комбайнчыларга бәүләкләр тапшырды. Ул бүләкләргә “Дубрава” агорофирмасы” ҖЧҖеннән – Альберт Лазарев, Харис Хәбибуллин, Айрат Сафиуллин, «Яңа юл” ПККХсыннан – Руслан Тимуршин һәм «Родина» агорофирмасы” ҖЧҖеннән Димитрий Герасимов ия булдылар.
Альберт Рәхмәтуллин механизаторларга аларның авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Кайбыч игенчеләре – үз эшләренең осталары, елдан-ел арта барган күрсәткечләр дә шуны раслый», – диде ул.
Теләче муниципаль районында “Теләче Агро” ҖЧҖеннән – Мәхмүт Фазылҗанов, Фәргать Исмагыйлев, «Алан” ҖЧҖеннән – Ренат Гатауллин, Айрат Сабиров, Рәфис Шәйхетдинов һәм “Агролак” ҖЧҖеннән Фәрит Хәсәнов бүләкләнделәр. Бүләкләрне район башлыгы Илдус Зарипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов тапшырдылар.
Апас муниципаль районында “Свияга” агрофирмасы” ҖЧҖеннән – комбайнчылар Марат Гибадуллин, Илгиз Зиннуров, Рамил Шигһпов һәм башкалар бүләкләнде. «Без ел әйләнәсендә туган җиребездә эшлибез һәм менә алтынчы сезон инде комбайн штурвалында. Сәләхов Марсель төнге сменада эшли, ә мин – көндезгедә. Безнең хезмәтне шулай зурлап, премия биргәч, күңелле инде, әлбәттә», – дип, шатлыгын уртаклашты Илгиз Зиннуров.