2017 елның 17-18 августында Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының “Мәңгәр” АХҖК базасында машина белән сыер саву осталарының 44 нче Республика конкурсы узачак. Анда район ярышларында җиңүчеләр катнаша.
Конкурс барышында анда катнашучыларга берничә теоретик сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Ярышларның практик өлешендә алар саву аппаратларын сүтеп-җыюда үз осталыкларын һәм сыер савуда уңганлыкларын күрсәтәчәкләр.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.