Татарстан бу атна ахырына урып-җыю эшләренең югары ноктасына – уртасына җитәргә тиеш! Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчеләребез алдына шундый бурыч куя. Моңа ирешү өчен республика хуҗалыкларында көн саен барлык мәйданнарның 4 процентында урып-җыю эшләре башкарырга кирәк. Әлеге бурычны үтәүчеләр арасында Питрәч районы хуҗалыклары да бар.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесеннән “быелгы урып-җыюның төп үзенчәлеге нидән гыйбарәт?” дигән соравыма ул кистереп кенә “үзара ярдәмләшүдән” дигән иде. Сер түгел, республика кырларында эшләүче комбайннарның яртысыннан артыгы шактый тузган, искеләр. Питрәч районы хуҗалыкларында да быел урып-җыю техникасы җитешмәве үзен нык сиздерә. Хуҗалыкларда булган 96 комбайнның бары тик сигезе генә чагыштырмача яңа – икенче сезон эшли. Калганнары 12–15 ел элек алынган техника. Һәркайсында икешәр комбайнчы, иртәннән кичке караңгыга кадәр кырда. Әмма еш ватылулар үзенекен итә. Комбайннар кытлыгы быел үзен нык сиздерә.
Районда бу хәлдән чыгуның да юлларын тапканнар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе: “Үзара ярдәмләшү “Рацин” дәүләт унитар предприятиесе хуҗалыкларына аеруча хас”, – дигәч, “Питрәч азык-төлек корпорациясе” кырларына барып карарга булдык.
Чыты авылы кырларында комбайннар гөрелтесе. Хуҗалык җитәкчесе Надир Мөхәммәдиев әйтүенчә, кырларда бүген 13 комбайн эшли. Шуларның бишесе хуҗалыкка ярдәмгә килгән! Күмәк тырышлык нәтиҗәсендә алар бүген көн саен 1000 тоннадан да ким булмаган күләмдә ашлык суктыралар икән. Көзге арыш белән арпаның гектарыннан 40 центнердан артык уңыш алалар.
– Күршеләргә рәхмәт. Сораганны да көтмиләр. Җае чыккан саен комбайннар, башка техника белән ярдәм итәләр, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Хуҗалыкның барлыгы 12 мең гектар җире бар икән. Шуның 8400 гектары – сөрү җирләре. Бу кадәрле мәйданнарда бер үк вакытта печән әзерләү, урып-җыю эшләре башкару җиңел эш түгел шул. Шул ук вакытта көзге чәчүгә дә керешеп киләләр. Җитмәсә, әледән-әле яңгырлар да явып үтә, диләр. Анысы да кирәк инде. Тик дымлы җирдә чүп үләннәр бик тиз үрчеп китә. Башак авырлыгыннан болай да сыгылып төшкән сабакларга чорналырга гына тора бит алар. Иске комбайннарга бигрәк тә авырга туры килә. Ашлыкның дымлылыгы да арта икән. Үзара ярдәмсез әллә ни ерак китеп булмый. Мондый чакта бер комбайн да күңелләрне күтәреп җибәрә. Инвесторга рәхмәтле алар. Нәрсә кирәк – шуны кайтарып кына торалар. Көзге чәчү өчен дә хуҗалыкта бар да әзер икән инде. Ашламага кадәр китереп бирәләр, дип сөенә Надир Нургали улы.
Чыты авылында кем белән генә сүз башлама соңгы елларда хуҗалыкта булган уңай үзгәрешләргә сөенү сүзләре ишетәсең. Яңа инвестор килгәненә дә әле күп вакыт үтмәгән. Шул арада фермаларда, машина-трактор паркында гына түгел, авыл кешеләренең уй-фикерләрендә булган үзгәрешләрне санап та бетерерлек түгел икән. Хуҗалыкның 1300 баштан артык мөгезле эре терлеге генә бар! Көн саен биш тоннага якын сөт тапшыралар. Исәпләре – якын елларда 800 башка исәпләнгән яңа мегаферма төзү.
Эшләгән кешегә уч тутырып акчасын да түлиләр, шәхси хуҗалыгында терлек асрарга мөмкинлекләр дә тудыралар. Печәнне күпме кирәк – шулкадәр бирәбез, ди хуҗалык җитәкчесе. Ашлык исә бер пай җиренә ярты тоннадан артык тия.
Терлекчелек шәһәрчеге янында силос базлары, печән кибәннәре тезелеп киткән. Хуҗалык хәзердән үк инде һәр терлеккә 59 центнер күләмендә азык әзерли алган. Әле 700 гектар кукуруз, 200 гектар көнбагыш өлгереп килә. Күпьеллыкларның өченче уңышы да аз булмас, диләр хуҗалыкта. Кыскасы, зур өметләр белән, тату бер гаилә булып яши алар. Ә андый хуҗалыкның киләчәге дә өметле.
Камил Сәгъдәтшин