Узган атна азагында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында узган «Пчелино» бал фестивалендә бал яратучылар да, шулай ук кеше сәламәтлеге өчен зур кыйммәткә ия бу продуктка битараф булмаган кешеләр дә шактый җыелган иде, ул Әгерҗе шәһәре ипподромында узды. Килүчеләрне бәйрәм кунагы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров сәламләделәр.
Фестиваль бәйрәмгә килгән һәр кеше өчен күркәм вакыйга булды. «Бал рәтләре» («Медовые ряды») мәйданчыгында балның төрледән-төрлесе бар иде, «Осталар алееясында» («Аллее мастеров») – халык кәсепчеләре әйберләрен һәм фестивальнең фирма сувенир продукциясен күрергә мөмкин иде. Килүчеләр балның төрлесеннән авыз итеп карадылар, балны ничек итеп дөрес сайлау серләрен өйрәнделәр һәм төрле мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар. Балалар өчен махсус «Озорные пчелята» мәйданчыгы оештырылган иде, анда төрле кул әйберләре ясау буенча мастер-класслар һәм ярышлар үткәрелде.
Бәйрәмдә иң тәмле балны, иң яхшы умартачыны сайладылар һәм иң оригиналь костюмнардан килүчеләрне бүләкләделәр. Ә инде Алабуга, Менделеевск, Зәй һәм Әгерҗе муниципаль районнары командалары арасындагы ярышлар иң кызыклысы булгандыр. Алар үзләренең тизлекләрен, өлгерлекләрен, артистлык осталыкларын һәм креативлык күрсәттеләр.
Җәйге фестиваль «Медовик» тортын дегустацияләү белән тәмамланды, аны пешекчеләр 6 сәгать әзерләделәр. «Барысы да, шул исәптән бәйрәмнең ничек оештырылуы да, бик ошады, – дип сөйләде килүчеләрнең берсе Рәйса Шакирова. – Мин үзем балны бик яратам, ул үзенең файдалы үзенчәлекләре белән танылган иң тәмле һәм иң татлы ризык. Мондый фестивальне оештыру – әлеге продуктның уникаль хәзинә булуын үзенчә искә төшерү ул».