Сарман муниципаль районы кырларына агитбригадалар чыга башлады. Әлеге традиция онытылып бара иде инде, быел аны кабат яңарттылар. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинкомбайнчыларның күңелләренә рухи күтәренкелек бирергә өнди. «Төшке аш вакытында ял итеп алганда җыр һәм бию күңелләрне күтәрә, рухи дәрт өсти, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра», - ди ул.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре кырларга чыгып, чыгышлар ясау гадәтен яңартуны шатланып кабул иттеләр. «Бездә яшь һәм сәләтле артистлар бик күп. Механизаторлар янына һәркөнне чыгып йөрергә, программаны төрләндереп торырга уйлыйбыз», - дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Латыйпова.
Үзешчәннәрнең беренче концерты “Сарман” агрофирмасы кырларында узды.