Сарман районында урак алдынгыларын бүләкләделәр

2017 елның 11 августы, җомга

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин,районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов урып-җыю кампаниясенең барышы белән таныштылар. Районда уңган комбайнчыларны бүләкләү турында карар кабул ителгән иде. Алдынгылар һәр 7 көн саен бүләкләнәчәкләр.

«Нью Холланд» комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында беренче премияләрне Рамил Агелтдинов, Илмир Хафизов («Сарман» агрофирмасы) һәм Ленар Габдрахманов («Нөркәй» агрофирмасы) алдылар. «Клаас» маркалы ашлык җыю комбайннарында эшләүчеләр төркемендә Данияр Кәлимуллин («Сарман» агрофирмасы), Руслан Кәлимуллин («Җәлил» агрофирмасы) һәм Рәфис Нурмөхәммәтов («Сарман» агрофирмасы) җиңүчеләр дип танылды. Игенне чаптырып баручы механизаторлар арасында беренче урын премиясен «Нөркәй» агрофирмасыннан Сәлман Шакиров алды, ул 1122 гектар ашлык чаптырган. Икенче урында – «Сарман» агрофирмасыннан Марсель Сәләхиев, өченче урында – «Җәлил» агрофирмасыннан Наил Кыямов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International