Бу елның һава шартларын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 100әр мең сум күләмендә 200 премия бирү турында карар кабул ителгән иде. Иң яхшыларны ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан көндәлек мониторинг алып барыла. Уракта барысы 3400 комбайн эшли. Аларның һәркайсында икешәр механизатор эшләргә тиеш, бу – премия алу өчен көрәшү шартларының берсе. Конкурста ашлык җыю комбайннарында, үзйөрешле чапкычларда эшләүче барлык механизаторлар катнаша ала. Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техникаҗитештерүчәнлек төрләре буенча төркемнәргә бүленә. Комбайннар арасында беренче төркемгә түбәндәгеләр керә: СК-5 «Нива», «Вектор-410/420», «КЗС-7», «Енисей»; икенче төркемгә – ДОН-15 00/1200, Акрос-530/550/580, КЗР-10 «Полесье», КЗС-812, КЗС-10К, «Нью Холланд» ТС-5 6; өченче төркемгә –Акрос-585/595, КЗС-1218, Кейс-2366, Нью Холланд ТХ-65, С8Х, СХ, С8, Клаас Доминатор МЕГА-204/208, Мега-360/370, Клаас Тукано 320-450/470-480/570-580, Джон Дир 9560-9660; дүртенче төркемдә Торум-740/750, Клаас Лексион - 480/540/ 560/570/580/650/670/740/770, Джон Дир \У540 комбайннарында эшләүче механизаторлар ярышачак.
Үзйөрешле чапкычларны өч төркемгә бүлә каралган. Беренче төркемдә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, ЕС-1; икенчедә - Е-302, КПС-5, «Мещера» һәм өченчедә - 3 ЖРБ-4,2, ЖВН-6.
Татарстан кырларында быелгы уңышны җыеп алу өчен җитди көрәш бара. Бүгенге көнгә ашлык суктыру буенча «Агрокөч» АҖ, «Агроинвест» ИК» ҖЧҖ механизаторлары әйдәүчеләр рәтендә. «Красный Восток Агро» ААҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Ак Барс» ХК” АҖ хуҗалыкларында да күрсәткечләр начар түгел.