Аксубай районында 5 көн саен комбайнчыларны бүләклиләр

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Аксубай муниципаль районында урып-җыюны вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу максатларында комбайнчыларны бүләкләү турында карар кабул ителгән иде. Әлеге кызыксындыру чарасы хезмәт җитештерүчәнлеген һәм механизаторларда матди кызыксынучанлыкны арттыра.

«Иген чаптыру, ашлык җыю комбайннарында ашлык суктыру һәм аны икмәк кабул итү пунктларына илтеп җиткерү буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга премия бирелә. Бу чара һәр 5 көн саен башкарыла»,- дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Бүген Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимов «Аксу Агро” ҖЧҖ комбайнчы Ринат Мостафинга, АлексейКудряшовка һәм Василий Ендрюковка акчалата премияләр тапшырдылар. Бөртеклеләрне чаптыруда «Аксубай” агрофирмасыннан Әдип Гыйльметдинов һәм Рәдис Гайнатуллин үзләрен уңганнар рәтендә күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International