Зәй муниципаль районында быелгы елның беренче урак алдынгылары ачыкланды. Аларның берсе – “Зәй” агрофирмасыннан Андрей Митрофанов. Ул «Тукано»комбайнында 568 тонна ашлык суктырган.
Урып-җыю кампаниясенең тагын бер алдынгысы – Рамил Сибгатуллин. Ул шундый ук комбайнда 455 тонна ашлык суктырган. Дмитрий Исаичев, Айрат Сафин, Марат Мөхәммәтдинов та алардан аз гына калышалар.