Буш яткан җирләрне муниципаль милеккә күчерү буенча күчмә утырыш узды

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Урман мелиорациясе һәм буш яткан җирләрне муниципаль милеккә күчерү буенча күчмә утырыш узды. Киңәшмә Биектау муниципаль районында булды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Александр Дружин, Биектау муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әнәс Шакиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында буш яткан җирләрне муниципаль милеккә күчерү эшләрен активлаштырырга, җир өлешләре исәбенә җир кишәрлекләре бүлүне тәртипкә салырга дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International