Республикада 97,7 мең тонна ашлык суктырылган

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Республикада 7 августка 97,7 мең тонна ашлык суктырылган, гектардан уртача 40,1 центнер ашлык чыга. Бөртекле культуралар 24,4 мең га мәйданда суктырылган, бу –гомуми мәйданның 1,7 %ын тәшкил итә.

Иң күп ашлык Зәй муниципаль районында суктырылган – 17,5 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 50 ц/га. Зәй игенчеләре көнгә 1000 га мәйданда ашлык суктыралар. Бу республика муниципаль районнары арасында иң зур күрсәткеч. Алдынгылар рәтендә шулай ук Нурлат районы игенчеләре дә бар. Монда 13,2 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 49,1 ц/га. Сарман һәм Аксубай муниципаль районнарында 9ар мең тонна ашлык суктырганнар, уртача уңдырышлылык: Сарман районында – 51 ц/га һәм икенчесендә – 43,5 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International