Сәяси проектны гамәлгә ашыру кысаларында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Иҗтимагый советы инициативасы буенча «Бакчачы йорты – гаилә терәге» сәяси проектын гамәлгә ашыру буенча түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Иҗтимагый совет әгъзалары, шулай ук коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) рәисләре катнашты.
Агымдагы елда программаның үтәлеше турындагы мәгълүмат белән Николай Титов чыгыш ясады. «Бүгенге көнгә 19 км юл салынды, бу гомуми саннан 67% тәшкил итә, 9 су җыю башнясы куелды һәм алар астынабетоннан 29 нигез салынды, 13 скважина казылды», - дигән мәгълүмат бирде министрның беренче урынбасары. Моннан тыш, каты көнкүреш калдыклары (ТБО) җыю өчен 27 мәйданчык төзелде, 50 контейнерһәм 40 бункер саҗып алынды. Бакчачылык җәмгыятьләренең инженерлык инфраструктураларын төзү,ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләре дәвам итә.
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар проблемалы мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Шундыйлардан: СНТ эчендә инженерлык инфраструктураларын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләүне финанслашу,коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләрен (СНТ) 2018-2019 елларга программага кертү өчен сайлап алу критерийларын төгәлләштерү, КТПлар өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү, су белән тәэмин итү объектларын һәм СНТ чикләреннән тыш каты көнкүреш калдыклары җыю өчен мәйданчыклар төзү, ташландык җир кишәрлекләрен тартып алу, бакча кишәрлекләренең чикләрен билгеләү һәм башкалар.