Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 7 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча җыелыш узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Чарада районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, республика хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Төп нотык белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 августка эре мөгезле терлекләр саны 746 мең баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 245,9 мең баш, диде. 757,2 мең тонна (2016 елның шушы чорына карата 105%) сөт җитештерелгән, 222,6 мең тонна – терлек һәм кош ите (102%), шул исәптән эре мөгезле терлекнеке – 57,7 мең тонна (104%).
Эре мөгезле терлекләр саны Зәй, Сарман, Кукмара һәм Балтач районнарында саны узган елга караганда арткан. Чистай, Минзәлә, Чирмешән һәм Кама Тамагы районнарында эре мөгезле терлекләр саны кимегән.
Сөт җитештерү күләмнәрен Әтнә, Кукмара, Зәй, Әлки районнары арттыруга ирешкән. Кама Тамагы, Арча, Минзәлә, Апас, Тукай районнарында сөт җитештерү күләмнәре кимегән.
Министр урынбасары терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә дә тукталды. Нәҗип Хаҗипов шулай ук машина белән сыер саву осталары арасында булачак 44 нче Республика конкурсы турында да сөйләде, ул 17-18августта Әтнә районының «Мәңгәр» АХҖКында узачак.
Аннары “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады, ул катнашучыларга терлекчелектә нәсел эше йомгаклары турында мәгълүмат бирде.