2017 елның 17-18 августында Әтнә муниципаль районының “Мәңгәр” АХҖКында (җитәкчесе Айдар Шәрипов) машина белән сыер саву осталарының 44 нче республика конкурсы узачак, анда район этапларында катнашып, җиңү яулаган осталар җыела.
Конкурс барышында ярышларда катнашучыларга берничә теоретик сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Ярышларның практик өлешендә алар саву аппаратын сүтеп-җыю һәм сыер саву буенча үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.
Ярышларда җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.