Биектау районында буш яткан җир өлешләрен муниципаль милеккә күчерү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Биектау районында буш яткан җир өлешләрен муниципаль милеккә күчерү мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, Биектау муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әнәс Шакиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, “Укыту-тәҗрибә Шәһәр яны урман хуҗалыгы” ДБУ, Татарстан Республикасы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында муниципаль берәмлеккә буш яткан җир өлешләрен муниципаль милеккә күчерү, җир өлешләре исәбенә җир кишәрлекләре бүлеп бирү буенча эшләрне активлаштырырга кушылды. Моннан тыш, районда юкка чыккан кыр яклау урман полосаларына инвентаризация ясарга,  Казансу елгасының су саклау зонасы территориясендәге авыл хуҗалыгы җирләрен тикшереп чыгарга тәкъдим ителде. Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кыска вакытлы срокларда аларны торгызу һәм агачлар утырту буенча тәкъдимнәр кертергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International