Марат Әхмәтов 2017 елгы урып-җыю кампаниясенә рәсми рәвештә старт бирде

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә 2017 елгы уңышны җыюга багышланган видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чарада министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, ТәлгатьТаһирҗанов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Олег Земсков, АПК предприятиеләре җитәкчеләре, муниципаль районнары башлыклары катнашты.

«Республика кырларында уңыш потенциалы югары, – диде Марат Әхмәтов. – Әмма күп нәрсә безнең оешканлыктан тора, бигрәк тә урып-җыю аенда – августта». Татарстанның кайбер районнарында бөртекле һәм майлы культуралар җыюга керештеләр инде, көзге шепкән (рыжик) җыя башладылар.

«Бүгенгә 1,3 мең га бөртекле ашлык җыйдылар. Тулаем җыем 6 мең тоннага якын, уңдырышлылык – гектардан уртача 44,3 центнер, болар — язгы арпа һәм көзге бодай», – дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Урып-җыюга беренчеләрдән булып Зәй районы игенчеләре кереште. Мәсәлән, «Агрокөч» АҖ предприятиесе 550 гектар мәйданнан арпа җыйды, уңдырышлылык – гектардан 53,5 центнер; көзге бодай 50 га җыелган, уңдырышлылык – гектардан 59 центнер.

Аксубай районында «Аксу Агро» хуҗалыгы урып-җыюга кереште. Арпа 99 га, мәйданда җыелган, тулаем җыем – 480 т, уңдырышлылык – гектардан 48,4 центнер.

Нурлат районында «Сөләйманов А. И.» крестьян-фермер хуҗалыгында 58 га мәйданда арпа җыелган,уңдырышлылык – гектардан 55,2 центнер.

«Урып-җыю быел җиңел булмаячак, алдагы елларда июль уртасында урып-җыюга тотынган булсак, быел август башында тотынабыз, ике атнага соңрак. Көн озынлыгы да бер сәгатькә кыскарып өлгерде», – дип өстәде Марат Әхмәтов.

Аннары төп нотык белән министр урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады.

«Республикада 1,7 млн. га мәйданда уңыш җыясы була, шуннан 1,5 млн. га – бөртеклеләр. Эш күләме бик зур. Эшнең нәтиҗәсе техника торышына да бәйле. Татарстан буенча уртача 100 га чәчүлеккә безнең бары тик 154 ат. к. техника бар», - диде министр урынбасары. Кайбер районнарда бу моннан да түбәнрәк. Болар –Әлмәт, Яңа Чишмә, Тәтеш, Апас, Аксубай, Бавлы, Минзәлә, Чирмешән, Кама Тамагы муниципаль районнары.

Урып-җыюда 3,4 мең комбайн эшләячәк. Краснодар краенда, мәсәлән, безнең республикадагы кебек мәйданда 2 мәртәбә артык техника эшли. Республика буенча бер комбайнга 472 га диярлек йөкләнеш төшә. Кама Тамагы районында бу күрсәткеч – 680 га.

Очрашуга йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов муниципаль районнарны урып-җыюга тотынырга өндәде. «Август аена һава торышы фаразына караганда, аның яртысы яңгырлы булачак. Шуңа күрә яхшы көннәр көтүдән мәгънә юк, - диде министр. - Бүгенге көннән Министрлык тарафыннан уракта эшләүче экипажлар мониторингы уздырыла башлый. Районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре атнага ике мәртәбә башкарылган эш турында мәгълүмат бирергә тиеш булалар, чөнки Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан урып-җыю йомгаклары буенча алдынгы экипажларны бүләкләргә дигән карар кабул ителгән. Һәркайсы 100 мең сумнан 200 премия бүленде», - дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International